1-2 гыйнварда исерткеч эчемлекләр сатуны тыячаклар?

-- Лейла

«Аек Россия” проекты җитәкчесе Солтан Хәмзәев РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров исеменә хат юллаган.

Мөрәҗәгатьтә 1 һәм 2 гыйнвар көннәрендә исерткеч эчемлекләр сатуны тыю тәкъдиме язылган.

“Яңа ел бәйрәмнәрендә “ашыгыч” ярдәм хезмәтенә авырлык китермәү максаты белән 1-2 гыйнварда Россия территориясендә исерткеч эчемлекләр сатуны тыю мөмкинлеген каравыгызны үтенәм”, — дип язылган хатта.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

 

Бәйле