«Сезнең балагыз инвалид булып туачак…»

-- Лейла

Бер хатын белдерүенчә, түләүле дәваханәдә аңа куркыныч диагноз куйганнар.

Бу хәл турында хатын Интернет челтәрендә язган һәм зур популярлык җыйган.

«Мин беренче тапкыр авырга калдым. Арытаба тикшеренергә түләүле дәваханәгә барырга булдым. Андагы табиб куркыныч диагноз куйды: бала йөрәк авырулы һәм инвалид булып туачак», — диде. Алар шунда ук аборт эшләтергә киңәш итте. Ирем белән озак уйлаганнан соң, моңардан баш тарттык һәм
баланы табарга булдык.

Соңыннан икенче дәваханәгә мөрәҗәгать иттек. Алар да проблемалар бар, әмма аларны хәл итәргә була, дип белдерде. Ниһаять, 7 айдай соң бернинди авырусыз, сәламәт балабыз туды. Шуны әйтәсем килә, кызлар, табибка ышанырга ашыкмагыз. Барысы да Аллаһ кулында. Хәзер мин иң бәхетле кеше», — дип язган ул.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле