Синоптиклар Татарстанда ял көннәрендәге һава торышына фаразлар бирде

-- Лейла

Якындагы берничә көндә Татарстанда кар бетмәячәк, һава торышы уртача салкын көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Әйтик, синоптиклар фаразына караганда, иртәгә, 27 ноябрьдә, республикада урыны белән бераз кар явачак. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә аерым районнарда томан булырга мөмкин. Төнлә температура 6-11 градуска кадәр төшәчәк, аязган вакытта — минус 14 градуска кадәр, көндез термометр баганалары 2дән 7 градуска кадәр түбән булачак.

28 һәм 29 ноябрь көннәрендә республика көнбатыш циклоны һәм аның атмосфера фронтлары йогынтысында булачак. Болытлы, кар һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем көтелә, аерым районнарда бозлавык булырга мөмкин, 28 ноябрьдә буран көтелә. Һава температурасы төнлә 2дән 8 градуска кадәр салкын, 28 ноябрьдә көнчыгышта — минус 13 градуска кадәр, көндез — нульдән минус 5 градуска кадәр. Юлларда бозлавык.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

Бәйле