Кешенең күз төсе белән кайбер авырулар арасында бәйләнеш бармы?

-- Лейла

Галимнәр кешенең күз төсе белән кайбер авырулар арасында бәйләнеш барлыгын әйтә.

Колорадо университеты каршындагы Медицина мәктәбе галимнәре кешенең күз төсе белән аның авыруларга бәйлелеге арасында бәйләнеш тапкан.

Тикшеренү барышында галимнәр карачкыл һәм кара күзле кешеләрнең кан, сулыш һәм матдәләр алмашы проблемаларына хас авырулардан интегүен ачыклаган. Шул ук вакытта, алар тире яисә күз яман шеше белән сирәк авырый, чөнки аларның күзләре ультрашәмәхә нурлардан сакланган. Моннан тыш, мондый кешеләр авыртынуларга түзә алмый.

Яшел төстәге күзлеләр, киресенчә, сызлануларны җиңел кабул итә һәм депрессия белән интекми диярлек. Зәңгәрсу күзле кешеләр ультрашәмәхәгә сизгер, шулай ук алар алкогольгә тиз ияләшә.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле