Ятим баланы алдыйлар? «Ты супер» шоуында катнашкан Данила Новиковның студиясен кире алалар [видео]

-- Лейла

Әти-әнисез калган малайга камера астында өй студиясе бүләк иттеләр. Ә НТВ төшерү төркеме киткәннән соң, аны кире алганнар.

Быел көз Минзәләдән 15 яшьлек Данила Новиков «НТВ» каналының «Син супер!». Тамашаның идеясе шунда ки, ата-ана каравыннан мәхрүм калган сәләтле балалар үзләре турында белдерү һәм бөтен илгә үзләренең вокал сәләтләрен күрсәтү мөмкинлегенә ия булалар.

Данилага нибары ике яшь булганда, әнисе машина бәрә, ә әтисе улын тәрбияләүдә катнашмый. Малайны әбисе Лилия Васильченко опекунлыкка алган була. Малай проектта катнашуын аңа багышлаган.  «Данила-проектта иң энергетик яктан көчле егет», — дип тасвирлады аның Арсенина. Малай чыгышын бөтен республика күзәтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та малайга уңышлар теләде.

Минзәләгә килгәч, Данила район хакимиятеннән ноутбук ала, ә аноним меценат егеткә ул укый торган мәктәптән ерак түгел бер бүлмәле фатир сатып ала. Гаиләгә ачкычны Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов шәхсән үзе тапшырды, хәер, безнең мәгълүматлар буенча, бүләк сатып алуга аның бернинди катнашы да юк.

«БИЗНЕС Online» хәбәрчеләре Минзәләнең яшь йолдызы турында сюжет ясарга булган. Шәһәргә килгәч, аның сыйныфташлары һәм укытучылары белән аралаша. Тик мәктәптә үк район хакимияте үз вәкилен төшерүчеләр төркеменә беркетеп куя, ул барысын да күзәтеп тора. Башкарма комитет эшләре белән идарә итүче үзенең шәхси транспортында Новиковның өенә дә бара. Даниланың әбисе белән икәүдән икәү калгач кына,вәгъдә  ителгән студия яшь артистка тапшырылмаганын белә төшерүчеләр.

Лилия Васильченко: «Данила тамаша төшергән вакытта ук минем яныма сәхнә артына килеп, аңа студия бүләк итәләр, дип сөйләде. Ә без өйгә кайткач, студия турында бернинди сөйләшү дә юк иде, беркем дә дәшмәде»

Сюжет төшергән көнне иртәндән  малайның бүлмәсендә музыкаль аппаратура урнаштыралар. «Мин бала өчен шундый сөендем», — дип искә ала ул көнне хатын-кыз.

НТВ төшерү төркеменнән тыш, аларга җирле телекомпания дә килгән. Малай аларга үз йортын, яңа студиясен күрсәткән, мәктәп буйлап экскурсия үткәргән һәм музыка мәктәбендә дәрестән өзек күрсәткән.

Әмма шатлык озакка сузылмаган. «Кичен, барысы да киткәч, безгә җирле мәдәният йорты егет — кызлары шалтыратты, алар өйгә килеп, барлык чыбыкларны һәм студиясне җыеп алып китте», — дип Васильченко.

«Болай буласы булгач,  аны  вәгъдә итмәгән булсалар яхшырак булган булыр иде,-дип ачулана әби. — Шушы көннәрдә НТВдан шалтыраттылар һәм безне яңа сезонга чакырдылар. Алар студия белән хәл турында белгәч, шок хәлендә калдылар».

«БИЗНЕС Online» Минзәлә районы администрациясенә мөрәҗәгать иткән.

«Без, малайга җиһазларның ниндие  кирәклеген ачыкларга теләп сынап карадык. Без мөмкин булган вариантларны карыйбыз. Әлегә яңа студияне сатып алуның төгәл вакыты билгеле түгел,» -дип шәрехләде вәзгыятьне Минзәлә муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина.

«Бу хәл килеп чыккач, ул бүлмәдән чыгып: «Әби, безне алдадылармы? » — дип сорады. Ә мин аңа ни дип җавап бирергә дә белмим,-ди Васильченко.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

 

Бәйле