Тарих укытучысы укучылары белән низаг вакытында атыш башлаган

-- Лейла

Нальчик мәктәпләренең берсендә тарих укытучысы Заурбек Мальбахов укучылар белән конфликт вакытында атыш ачкан. Ул хәзер реанимациядә авыр хәлдә. 

Telegram-канал мәгълүматы буенча, 8 сыйныф укучылары белән сугышу барышында Мальбахов авыр җәрәһәтләр алган. Зыян күрүченең йөзендә тирән гематомалар бар.

Кабарда-Балкар Эчке эшләр министрлыгында Мальбахов белән аның ике укучысы арасындагы конфликт «уку мәсьәләсе буенча каршылыклар» аркасында килеп чыккан, дип сөйләделәр. Шуның аркасында мәктәп укучыларының берсе үзенең өлкән дусларын (берсенә 36 яшь, ә икенчесенә — 26) укытучысы белән мөнәсәбәтләрне хәл итергә чакырган.

Life Shot сигезенче сыйныф укучыларының берсенең абыйсына сылтама белән язганча, әлеге ызгышның сәбәбе тарих укытучысының  үз-үзен агрессив тотышына бәйле — янәсе тегесе укучыларга акырган, хәтта балаларга карата сүгенү дә рөхсәт иткән. Ә шушы көннәрдә, дип ышандыра абыйсы, Мальбахов хәтта кул күтәрә башлаган.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле