Ни өчен хатын-кызлар елаганда кулы белән авызын томалый, ә ирләр күзләрен каплый?

-- Лейла

Беркөнне мәдрәсәдә дәрес барганда, шәкертләрнең берсе мөгаллимгә мөрәҗәгать итеп, болай ди: — Йә остаз! Әбием сезгә бер сорау бирергә кушты. Ул җавабын белә үзе, ләкин: “Укытучыгызның бу хакта фикере ничегрәк икән?” – диеп, сорарга кушты.

— Нинди сорау инде ул? Йәле, әйтеп кара – Аллаһ теләсә, бәлки, җавап та бирербез.
— Сорау шундый, хәзрәт: ни өчен хатын-кызлар елаганда кулы белән авызын томалый, ә ирләр кулы белән күзләрен каплап елыйлар?
Бу шәкертнең әбисе үз районында дан тоткан абыстай булуын белгәнгә, мөгаллим сорау асылында ниндидер хикмәт барлыгын абайлый, шуңа күрә, беравык күңеленнән фикер йөртеп алыр өчен, укучыларга дәшеп: “Ә сез ничек уйлыйсыз? Нинди дә булса фикерегез бармы?” – дип сорый. Бүлмәдә тынлык урнаша. Бераздан гына бер шәкерт читенсенгән сыман әкрен тавыш белән болай ди:
— Ирләр, елаганнарыннан оялып, күз яшьләрен күрсәтергә теләмәгәнгә күрә күзләрен каплап елыйдыр инде…
Күпмедер вакыт уйларга мөмкинлек бирелүдән файдаланып, мөгаллим дә фикерләрен туплап, шәкертләргә үз җавабын җиткерә:
— Кеше үз тормышында ниндидер авыр хәлгә төшкәнгә күрә елый бит инде. Ирләр мондый чакта үз кайгысы белән бергә-бер калырга теләп, дөньядан читләшәм дип күзләрен каплап елыйдыр. Ә менә хатын-кызлар, нәрсә булуга карамастан, һәрвакытта уяу булып кала һәм баласын, якыннарын, йортын игътибарсыз калдырмыйм диптер инде, елаганда да әйләнә-тирәсен күзәтүдән туктамый, шуңа күрә күзләрен япмыйча, авызын томалау белән генә чикләнә. Минем җавабым шундый. Шулай да, әбиең бу хакта ниләр белгәнен ишетсәк, артык булмастыр дип уйлыйм.
— Рәхмәт, остаз, – ди сорау биргән шәкерт. – Сезнең җавапны мин бүген үк әбиемә җиткерермен, аңа чыннан да зур мәгънә салынган. Ләкин безнең җавап кыскарак та, гадирәк тә. “Ни өчен хатын-кызлар елаганда кулы белән АВЫЗЫН томалый, ә ирләр кулы белән КҮЗЛӘРЕН каплап елыйлар?” дигән сорауга әбиемнең җавабы болай: “Кем кайсы урыны белән күбрәк гөнаһ кыла, елаганда нәкъ шул урынын каплый”.

Шушы җавап мәгънәсенә башта төшенә алмыйча утырган шәкертләр бераздан көлешә башлый. Укытучы да хатын-кызларның сүзгә һәвәс булуларын һәм еш кына кирәкмәгәнне сөйләгәннәрен, ә гүзәл затларга дәртле күз карашы салу ирләрнең гадәти кимчелек булуын исенә төшереп, ирен чите белән генә елмая башлый. Соңыннан исә шәкертләргә бер сүз әйтмәсә дә, эчтән генә шулай уйлап куя: “Ә абыстай хаклырак бит, хәзрәтем, хаклырак!”

Чыганак: Шәһри Казан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий