“Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре, IPHONE12 отучы, «Татар эстрадасы легендасы»: билгеле!

-- Лейла

12 декабрь “Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Тамашачылар концертны онлайн күзәтеп барды.

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап алтын фондка кертү.

Милли премия тапшыру тантанасында төрле буын вәкилләренең катнашты. Әлеге премиядә елдагыча зур популярлыкка ия булган җырчылар, яңа гына сәхнәгә ныклы адымнарын ясый башлаган яшь башкаручылар, “Кайнар хит” проектында җиңеп чыккан яңа йөзләр белән дә таныштылар. Җырчыларның бары тик иң-иңнәре генә “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләнде.

“Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясендә барлыгы 30 номинант. Премиянең авторларга да тапшырылуы шулай ук үзенчәлекле матур бер традициягә әверелде.

  1. Фирдүс Тямаев “Иң дәртле җырчы”
  2. Нәфкатъ Нигъмәтуллин “Халык мәхәббәте”

  3. Ришат Төхвәтуллин “Иң затлы җырчы”

  4. Алсу һәм Азат Фазлыевлар “Иң үзенчәлекле дуэт”

  5. Винарис Илъегет “Иң тынгысыз җырчы”

  6. Зөфәр Хәйретдинов “Үлмәс хит”

  7. Илсөя Бәдретдинова “Иң креатив җырчы”

  8. Рифат Зарипов “Иң максатчан җырчы”

  9. Ринас Әхмәтов “Иң романтик җырчы”

  10. Зәйнәб Фәрхетдинова “Халык мәхәббәте”

  11. Зинира һәм Ризат Рамазановлар “Иң халыкчан дуэт”

  12. Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов “Елның гаилә дуэты”

  13. Ришат Фазлыйәхмәтов “Үзенчәлекле моң”

  14. Айдар Рәкыйпов “Өметле җырчы”

  15. Раяз Фәсыйхов “Иң хисле җырчы”

  16. Динара Ряхимова “Иң лирик җыр”

  17. Зәринә Хәсәншина “Ел ташкыны”

  18. Алия Карачурина “Иң лирик җырчы”

  19. Анастасия Макарова “Яңа исем”

  20. Гүзәлем “Иң эзләнүчән җырчы”

  21. Азалия Зиннәт “Иң заманча җырчы”

  22. Ильмира Нәгыймова “Иң романтик җырчы”

  23. Гүзәл Уразова “Тамашачы мәхәббәте”

  24. Мәсгут Имашев “Татар эстрадасы легендасы”

  25. Филүс Каһиров “Иң моңлы җырчы”

  26. Артур Исламов “Кабатланмас тавыш”

  27. Илнар Миранов “Заманча яңгыраш”

  28. Эльмира Кәлимуллина “Йөрәкләргә үтеп кергән җыр”

  29. Винера Ганиева “Иң зәвыклы җырчы”

  30. Гүзәл Идрисова һәм Илназ Баһ “Иң романтик дуэт”

Тамаша барышында сюрпризлар да бихисап иде. Күренекле композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Имашев “Татар эстрадасы легендасы” номинациясенә ия булды. Алдагы елларда әлеге номинациягә Хәмдүнә Тимергалиева, Флера Сөләйманова, Рафаэль Ильясов кебек олпат шәхесләребез лаек булган иде.

Шулай ук, Милли музыкаль премиясенең лауреаты Гүзәл Уразова да турыдан-туры трансляция барышында тамашачыларга видеосәламен юллады һәм зур уңышлар теләп калды.

 

Ул гына да түгел, IPHONE 12 отучы да билгеле булды! Җиңүче очраклы рәвештә сайланды һәм ул Казанда яшәүче Лилия исемле кыз булып чыкты. Алып баручыларыбыз Лилиягә турыдан-туры трансляция барышында шалтыратып хәлләрен белеште һәм әлеге зур бүләк оту белән тәбрикләде. Җиңүче кыз үз чиратында сәламнәрен юллады һәм һаман да ышанып бетә алмавын әйтеп узды.

Максим Платонов фотолары

Бәйле