Ана капиталы күпмегә үсәчәк?

-- Лейла

2021 елда ана капиталы 3,7 процентка артачак. Беренче бала өчен түләү 466 617 сумнан 483 882 сумга кадәр, икенчесендә 616 617 сумнан 639 432 сумга кадәр күтәреләчәк.

Шул ук вакытта гаилә беренче балага ана капиталы алган булса, икенче балага өстәмә түләү күләме 155 550 сум тәшкил итәчәк. Чиновниклар исәпләп чыгарганча, 2021 елда ана капиталын 1,2 миллион гаилә ала алачак.

Беренче бала өчен ана капиталы суммасы 483 882 сум тәшкил итәчәк. Акчаны торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга, ананың тупланма пенсиясен формалаштыруга, инвалид балаларның социаль адаптациясенә, шулай ук икенче балага өч яшькә кадәр айлык түләү алуга юнәлдерү рөхсәт ителә. Моннан тыш, 2020 елдан ана капиталын бакча участогында торак йорт төзүгә тотарга мөмкин.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле