Казанның төп чыршысы кайчан ачылачагы билгеле

-- Лейла

24 декабрьдә «Казан» Гаилә үзәге янында шәһәрнең үзәк чыршысын ачу тантанасы узачак. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта билгеле булды.

«24 декабрьдә „Казан“ Гаилә үзәге янында шәһәрнең үзәк Яңа ел мәйданчыгын ачу тантанасы була. Биредә концерт программасы оештырылачак, шәһәр символикасы һәм иллюминация белән бизәлгән сәүдә рәтләре „үсеп“ чыгачак», — диелә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе материалларында.

Чаралар санитар нормалар һәм социаль дистанцияне үтәп оештырылачак.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

Бәйле