Яңа елдан мәктәптә нинди үзгәрешләр көтелә?

-- Лейла

Ерактагы мәктәпкә йөрергә ярамый. Тәрбия эшләре буенча  киңәшчеләр барлыкка киләчәк. Мәктәпләрдә кәгазь боткасы кимергә мөмкин. БДИ, онлайн укыту, вакцина ясату, яңа СанПиН кагыйдәләре һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сорауларга Россия Мәгърифәт министрлыгы ачыклык кертте.

Читтән торып укуга кагылышлы закон проекты турында

Яңа закон проекты мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен кагыйдәләрне билгели. Әмма ул мәктәпләрдә  дәресләр уздырмауны күздә тотмый. Әгәр  төбәкләр мәктәпләрне ниндидер сәбәпләр аркасында дистанцион укытуга күчерү турында карар кабул итә икән, моның өчен норматив база кирәк. Әйтик, грипп, коронавирус, укучыларның сәламәтлегенә куркыныч янаган башка нәрсә  булырга мөмкин.  Хокукый нормативлар  укуны  оештыру, билге кую һәм башка мәсьәләләрне хәл итү өчен мөһим.

Имтиханнар турында

11 нче сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасы апрельнең икенче декадасында узачак. Аннан башка сынауларга кертмәячәкләр. БДИны һәм 9 нчы сыйныф имтиханнарын алдан тапшыру этабы булмаячак. БДИ  31 майдан 2 июльгә кадәр узачак. Аны вузларга  укырга керергә теләүчеләр генә тапшыра.  Өстәмә  этап 12–17 июльгә билгеләнгән. Урта һөнәри уку йортына керергә җыенучылар 24–28 майда рус теле һәм математикадан  дәүләт сынавын тапшыра. Бу – мәктәптә үткәрелә торган контроль эш формасы. Математика фәненнән сынауны икегә бүлгәннәр иде. Быел база өлеше  үткәрелмәячәк.

9 нчы сыйныф укучылары рус теле һәм математикадан сынау бирәчәк. Моннан тыш,  үзләре  сайлаган бер фәннән өстәмә контроль эш булачак. Рус теленнән әңгәмәне онлайн да уздырырга мөмкин. Ул 10 февраль, 10 март, 17 майда дип планлаштырылган. «Укудагы уңышлар өчен» медале һәм  «5ле»гә укучыларга аттестат БДИ нәтиҗәләренә карап биреләчәк.

Тарихтан БДИ булмый. Өстәмә бәяләү процедуралары көтелми. Белем сыйфатына килгәндә, мәктәпләрне чагыштырулар, укытучыларга җәза бирүләр  дә булмаячак.

Укытучыларның хезмәт хакы турында

Хезмәт өчен түләү фондын  бүлү буенча урыннарда проблемалар бар. Система һәр укытучыга аңлаешлы, үтә күренмәле булырга тиеш. Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кушуы буенча укытучыларның хезмәт хакына бердәм таләпләр билгеләү буенча тәкъдимнәр әзерләнә.

Быелгы уку елыннан Президент күрсәтмәсе нигезендә  барлык сыйныф җитәкчеләре  дә  ай саен  5 мең сум акча ала. Татарстанда 23780 сыйныф җитәкчесе исәпләнә.

2021 елның 1 мартыннан  10  пилот төбәктә яңа вазыйфалар – директорларның  тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре барлыкка киләчәк. Алар өчен ай саен өстәмә 15 мең сум акча каралган. Бу тәрбия эше белән шөгыльләнүче укытучыларга зур ярдәм  булачак.

Яңа санитар кагыйдәләр турында

Сыйныфны җиһазлауга таләпләр кырыслана. Кагыйдәләр 1 гыйнвардан  үз көченә керә һәм 2027 елга кадәр гамәлдә булачак. Сыйныфларда эскәмияләр һәм артсыз урындыклар куллану тыелачак. Бакча һәм мәктәпләрдә мультимедиа  чаралары белән  җиһазлауда чикләүләр каралган. Бу балаларның яшь үзенчәлегенә бәйле. Кече яшьтәге сыйныф укучыларына замана техникасын бер дәрестә – 10, 5–9 сыйныф укучыларына  15 минуттан артык куллану тыела.

Ашханәдә балаларга фарш белән әзерләнгән токмач, пирожный, кофе ише ризыклар бирергә ярамаячак.

Шәһәрдә өйдән мәктәпкә кадәр ара, күп дигәндә, 500 метр булырга тиеш. Әгәр  йортлар күп икән, бу ераклык 800 метрга кадәр артырга мөмкин. Авыл җирлеге өчен ике вариант каралган. Әгәр мәктәпкә җәяү дә барып була икән, бер чакрымга кадәр рөхсәт ителә. Балаларны  автобуста  30 чакрымнан ерактагы мәктәпкә йөртергә  ярамаячак.

Балалар бакчалары эшчәнлегенә кагылышлы үзгәрешләр дә бар. Мәсәлән, хезмәткәрләргә хәзер уенчыкларны көн саен юарга туры киләчәк.

Ковидка каршы прививка турында

Ул укытучыларга да, укучыларга да мәҗбүри түгел. Илнең баш педагогы Сергей Кравцов вакцина ясауны бик мөһим дип саный. Ул үзе «Спутник V» дигәнен ясаткан. Сәламәтлеген саклау өчен аны башкаларга да кадатырга киңәш итә.

Татарстан яңалыклары      

1 гыйнвардан балалар бакчаларында ата-аналар түләве 4 процентка артачак. Бу –  күпчелек төркемнәр өчен 125 сум дигән сүз.

«Үсеш ноктасы» проекты буенча 114 мәктәптә информатика, ОБЖ,  технология кабинетлары җиһазландырылачак, шахмат зоналары булдырылачак. Узган ел  бу эш 42 мәктәптә башкарылган.

Республикада 30 меңнән артык бала икенче сменада укый. Бу – барлык укучыларның 11 проценты дигән сүз. Бер ел эчендә генә проблеманы хәл итеп булмаячак.  Яңа мәктәпләр төзүне дәвам иттерәчәкләр.

2021 елда кеше хокуклары буенча 5–11 сыйныфлар өчен дәреслек  әзерләргә җыеналар. Беренче булып ул «Адымнар»  һәм  КФУ каршындагы мәктәпләр өчен  эшләнәчәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий