Җәй айларында һава торышы аномалияләре көтелә

-- Лейла

Белгеч билгеләп үткәнчә, җәен мондый һава торышы аномалиясенең Уралда һәм Себердә урнашкан антициклон сакланган очракта күзәтелүе ихтимал.

Соңгы ике елда Себердә тотрыклы антициклон саклана, ул шулай ук Уралга да килде. Шуның аркасында төбәкләрдә салкын һава торышы хакимлек итә һәм явым-төшем юк дәрәҗәсендә. Климатолог җәен дә шундый вазгыять урнашырга мөмкин дип фаразлый.

«Кышын антициклон — салкын, ә җәен эссе җил алып килә. Җәй җылы булыр, явым-төшем аз күзәтелер дип уйлыйм. Җәй коры килер дигән шигем бар», — дип искәртте эксперт.

Моннан тыш, Уралда тагын бер аномалия — югары атмосфера басымы (нормадан 10 миллиметрга югарырак) күзәтелә. Шуның нәтиҗәсендә төбәктә салкыннар, шулай ук болытсыз һава торышы хакимлек итә.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле