Үлгән кешенең киемнәрен нишләтергә?

-- Лейла

Мәетләр өчен без догада булырга, алар исеменнән сәдака бирергә тиешбез.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, “Гаилә” мәчете имам хатыйбы:
— Вафат булган кешедән калган киемне киюдән бернинди дә зарар юк. Аны мохтаҗларга да тапшыра аласыз. Мәчетләргә китереп бирсәгез, үзебез дә таратабыз. Истәлеккә калсын дисәгез дә, шикләнмичә саклап тотарга була. Мәетләр өчен без догада булырга, алар исеменнән сәдака бирергә тиешбез. Алардан калган киемнәрне саклауның мәетләр өчен файдасы да, зыяны да юк. Кеше вафат булган вакытта өстендә булган киемен яндырырга да, юып куярга да була.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле