Синоптиклар яз турында ниләр ди: Март башында ук…

-- Лейла

Синоптиклар быел яз бик иртә киләчәк дип сөендерә. “Фобос” һава торышы үзәгенең әйдәүче белгече Евгений Тишковец, Россия төбәкләрендә кышның соңгы ике ае бик җылы булып, яз да иртә җитәчәк, дип хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, илнең Европа өлеше җәйнең якынлашуын март башында ук сизәчәк. Аномаль кышны гыйнвар аенда ук күрәчәкбез, температураның уртача күрсәткечләре гадәттәгедән ике градуска югары булачак. Февральдә һәм мартта температура өч-дүрт градуска күтәрелер дип көтелә. Элек “рәсми яз” 27 мартта җитсә, бу юлы күпкә иртәрәк килергә ашыга.
— Кыш узган елгыдан ике тапкырга салкынрак булса да, суык сезон кыска булачак. Кимендә ике атнага кыскара. Яз исә иртәрәк киләчәк, — ди белгеч.

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис Шәкүров исә язның кайчан һәм ничек килүе турындагы фаразларын әйтергә ашыкмый, дөресрәге, хәзердән үк аны тәгаен генә әйтеп булмый.
Узган ел март аенда ташулар акты, шушы яшемә җитеп, бу айда ташу күргәнем юк иде, әмма аңа карап кына яз иртә килмәде. 8 мартларда түбәдән тамчы тама башлый да, яз иртәләячәк, дип юрыйлар. Шуннан кар ява, суытып куя. Көткән яз да килмәде, — ди ул.

Ә менә суыклар әле тиз генә китмәячәк икән. Кыш башында ук Рәис абый быел гадәти булмаган салкыннар көтеләчәген сөйләгән иде. Бу сөйләшүебездә дә, салкыннар әле башлана гына, дип куйды. Иң суык ай гыйнвар булачак. Февральдә дә җылы көтмәскә.
— Сынамышларга караганда, февральнең унысыннан мартның егермесенә кадәр 20-25 градус салкыннар торса, җәй эссе киләчәк. Җепшек булса, җәй киресенчә салкын көтелә. Бу “хут” суыгы дип атала. Кайбер елларда, “хут” суыклары булмагач, җәй дә салкынча килә иде. Дүрт-биш көн элек агачларга бәс төште, димәк, җәй көне томан була. Мондый җәйдә үсемлекләр әйбәт үсә, бу җирдә дым була дигән сүз. Кыш — суык, җәй эссе булганда әйбәт бит, — ди Рәис абый.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле