Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты ай саен Сөембикә манарасының авышуын тикшереп торуны оештырган. Аны яңа технологияләр ярдәмендә – лазер белән тикшерәчәкләр.
“Вертикаль күчәрдән тайпылу ике метрны тәшкил итә. Манара торышының мөмкин динамикасын билгеләү бүген аеруча актуаль. Нәтиҗәләрне 2021 ел азагында әйтербез”, – диде Гущин.
Чыганак: Бизнес онлайн