Баш мөхәррирне пычак кадап үтерәләр, балалары югала

Рязаньда «Рязань. Лайф» порталы баш мөхәррире Жанна Шеплякованы 10 җирдән пычак кадап үтергәннәр, дип яза «Известия» сайты.

33 яшьлек журналист хатынның үле гәүдәсен үз фатирында, 15 гыйнварда тапканнар. Кайбер мәгълүматлар буенча, Шеплякованы элеккеге ире үтергән булырга мөмкин.

K1news порталы хәбәр итүенчә, мәрхүмә аерылышу өчен гариза биргән булган. Ул иреннән аерым яшәгән.

Жаннаның фатирыннан ике баласы югалган. Ире дә әле табылмаган, аны эзләү эшләре бара.

Бәйле