Габделфәт Сафин хатыны Рузилә ханым: “Кайнанам бик уңган, матур,заманча, зирәк хатын- кыз иде”

Танылган җырчы Габделфәт Сафинның тормыш иптәше Рузилә ханым яшьлектәге хатирәләре белән социаль челтәрдә уртаклашып бара.

“Без Габделфәт белән очрашканда, минем өстемдә үзем теккән сары күлмәк
иде. “Ул кызны күрми мөмкин түгел. Күрүгә гашыйк булдым”,- дигән иде.

Өйләнешкәч шул күлмәгемнән, кофта тектем. Артык кием, материаллар алырга… белмим дә инде. Үзебезчә акча җыеп бара идек кассага.

Кайнана әни дә, акчагызны җыегыз,зур акча берәмлеген вакласаң, ул бик тиз бетә дигәне әле дә истә. Бик уңган, матур,заманча, зирәк хатын- кыз иде. Урыны җәннәт түрләрендә булсын.

Ә Габделфәт нигә боздың син шул сары күлмәгеңне дип бер генә әйтмәгәрдер…”, — дип язган Рузилә Сафина.

Сүз уңаеннан, Габделфәт һәм Рузилә Сафиннарның улы Зөлфәт узган атнада гына Аделина исемле кыз белән никах укытты. Яшьләргә сәламәтлек һәм гаилә бәхете теләп калабыз!

Бәйле