- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Бүген, 18 гыйнвар көнне Татарстанда салкын һава торышы саклана, дип кисәтә синоптиклар.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы вәгъдә итә алар. Урыны белән кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, тизлеге 3-8 м/с.
Юлларда бозлавык саклана. Кайбер районнарда томан булуы ихтимал.
Төнлә һава температурасы -23…-28 градус, аязган вакытта – 34 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә -18…- 23 градус булачак диелә синоптиклар фаразларында.