Ковидтан үпкәләре 100% зарарланган хатын сәламәт бала тудырган!

Ковид йоктыру нәтиҗәсендә үпкәләренә 100% зыян килгән йөкле ханым сау-сәламәт бала тапкан.

Әлеге хәл Иркутск шәһәрендә теркәлгән. Булачак әни перинаталь үзәккә эләккәндә 32 атналык көмәнле була. Хастаханәгә килгәндә аның тән температурасы югары, сулыш органнарына зур зыян килгәне ачыклана.

Баланың гомерен саклап калу өчен табиблар кесарево юлы белән нарасыйга дөньяга килергә ярдәм итә. Кыз бала сау-сәламәт туган, әнисен исә реанимациягә җибәргәннәр. Яшь әни анда 50 көн дәваланган. Күп очракта ул ИВЛ ярдәмендә сулаган. 11 гыйнварда ханым хастаханәдән дәваланып чыккан.

Табиблар сүзләренчә, йөкле ханымнар, бала көтмәүчеләрдән аермалы буларак, коронавирусның авыр формаларын ешрак кичерә икән. Шуңа да аларга сәламәтлекләренә аеруча да игътибарлы булырга киңәш ителә.

Бәйле