Татарстанда -34 градуска кадәр суыта

Бүген, 18 гыйнвар көнне Татарстанда салкын һава торышы саклана, дип кисәтә синоптиклар.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы вәгъдә итә алар. Урыны белән кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, тизлеге 3-8 м/с.

Юлларда бозлавык саклана. Кайбер районнарда томан булуы ихтимал.

Төнлә һава температурасы -23…-28 градус, аязган вакытта — 34 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә -18…- 23 градус булачак диелә синоптиклар фаразларында.

Бәйле