Руслан Кираметдинов сәхнәгә кире кайта!

Пандемия вакытында сәхнәдән китеп, утын җитештерү белән шөгыльләнә башлаган җырчы Руслан Кираметдинов сәхнәгә кире кайтырга ниятләгән.

Русланның тормыш иптәше Ильмира Нәгыймова сүзләренчә, җырлы гаилә яңа сезонда бергә эшләячәк. Инде концерт программасын әзерли дә башлаганнар.

“Без Руслан белән уйладык-уйладык та…Өр-яңа программа белән сентябрь аенда,икәү концертлар белән чыгабыз Аллах бирсә. Башта Руслан сәхнәдән китәм дип әйткәч үземә урын таба алмадым,үзем генә җырлыйм,концертлар куям алайса дидем. Ул шатланды гына. Әммә дә ләкин,бу яман чир аркасында мин дә тукталдым. Бик күп уйладым, 100 тапкыр Руслан белән сөйләштем  hәм ниhаять без аның белән шундый фикергә килдек”, — дип хәбәр итте җырчы һәм концертларга әзерләнүләрен җиткерде.

Бәйле