ШАЯН ТВ флешмобына кушыл!

-- Лейла

21 февраль — Халыкара туган телләр көне! Шул уңайдан, бөтен татар балаларын берләштерер өчен, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «ШАЯН ТВ» каналы милли флешмоб башлап җибәрә! Аның төп максаты – “ШАЯН ТВ” каналын карап, татар теле мохитенә тартылу, татар теленә мәхәббәт уяту.

Флешмобка кушылыр өчен:

  1. ««ШАЯН ТВ» белән бул, телне саклау – менә безнең юл” сүзләрен истә калдырыгыз;
  2. Слоганны татар телендә оригиналь рәвештә тәкъдим итегез һәм видеога төшерегез;

  3. Видеоны инстаграмга #шаянтугантел хештегы белән урнаштырыгыз;

  4. Комментарийларда «КАТНАШАМ» дип языгыз һәм ике дустыгызны билгеләгез!

Иң креатив видеолар авторларын бик шәп бүләкләр көтә!

Фантазиягезне чикләмәгез!

Бәйле