Зыян күрүчеләр Рамил Шәмсетдиновтан 28 млн акча таләп итә

Хезмәттәшләрен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов эше буенча Читада суд дәвам итә. Зыян күрүчеләр солдаттан барлыгы 28 млн сум акча таләп итә.

“Исклар нигезсез дип саныйбыз. Безнең мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләрнең туганнары Оборона министрлыгыннан компенсация алган”, — дип белдергән Шәмсетдиновның адвокаты Руслан Нагиев.

Аның сүзләренчә, зыян күрүчеләргә министрлык 5-6 млн күләмендә акча түләгән. Судта алардан компенсация күләмен сорагач, алар җавап бирмәгән. Ә судья моның эшкә катнашы юк, дип белдергән.

Билгеле булганча, Рамил Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә Байкал арты краендагы хәрби частьтә 8 кешене атып үтерде, ике кеше яраланган иде.

Бәйле