Яшь җырчы Зәлилә берара югалып торды. Баксаң, аның тавышы өзелгән икән. Җырчы өчен моның нинди авыр хәл икәнен аңлату кирәкмидер.
“Зәлиләнең декабрь башында тавышы өзелде. 2 айга якын дәвалану курсы уздырылса да, без ияләнгән тавышны кайтарып булмады. Хәзер Зәлилә җырлый башлады, әмма башкарак тавыш белән”, — дип хәбәр итә “Ваһапов фестивале”.