Казанда иң югары хезмәт хакы кемнеке?

Superjob эш эзләү сервисы Казанда иң югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр рейтингын тәкъдим итте.

«2021 ел башында Казанда иң югары хезмәт хакын „1С“ аналитигына тәкъдим итәләр. Тиешле таләпләргә туры килгән хезмәткәр 200 мең сумнан артык эш хакы алырга мөмкин», — дип искәртә рейтингны төзүчеләр.

Икенче урында – электр техникасы җиһазларын сату буенча белгеч, аңа 100 мең сум тәкъдим итәләр. Өченче урында – кибет администраторы (75 мең сум).

Алга таба исемлекне iOS мобиль операция системасына программа әзерләүчеләр (70 мең сум) дәвам итә. 5 позициядән торган рейтингны логистика менеджеры (70 мең сум) төгәлли, дип яза «Татар — информ».

Фото: «Татар — информ» МА

Бәйле