30 градуслы салкында кунган баланың аягын кисәләр?

Алексеевск районы Күркүл авылында салкын сарайда калып, тәнен өшеткән малайның  хәленә кагылышлы Интернетта төрле хәбәрләр таралып тора. Баланың аягын кисәргә әзерләнәләр икән дигән сүзләр дә булды.

Республика Балалар хастаханәсенең баш табибы урынбасары Владимир Филатов хәбәр итүенчә, малай үз аңына килгән. Ул хәзер махсус җиһазларсыз, мөстәкыйль рәвештә сулый ала.

Баланың хәле авыр, әмма табиб сүзләренчә, аякларын кисәргә җыенмыйлар. Бармакларга кислород әйбәт барып җитә. Балтырында гына каты өшегән участоклар бар”, ди Владимир Филатов.

Сүз уңаеннан, ике баласын 30 градуслы салкын сарайда тоткан, ә кечкенә улын төн кунарга “онытып” калдырган ана хәзер СИЗОда.

 

Фото: «Татар-информ» МА

Бәйле