Әсгать “Дөбер-Шатр” хатыны белән ни өчен аерылышкан?

Җырчы һәм спортчы Әсгать “Дөбер-Шатр” социаль челтәрдә гаиләдәге кризис һәм хатыны белән “аерылышу”га багышланган пост куйган.

“Дөньядагы кризис куркыныч түгел ул, өйдә кризис булмасын. Менә анысы чын катаклизмга әйләнергә мөмкин.

Яши башлаган мәлләрдә вулканнар атыла иде бездә. Чынлап! Психологлар тикмәгә генә гаилә тормышының кризис чорларын билгеләмәгән. 1, 3,7 елдан соң һәм 40 яшь кризисы бар, диләр. 40 яшьләр кризисына барып җитмәдек үзе. Айгөл белән яшьлектә адашып калдык бугай.

Беренче һәм өченче ел кризисларында ничә тапкыр аерылышырга җиттек микән? Бер «аерылышу» онытылмый.

Ләйсән кечкенә иде әле ул чакта. Бу теге кризисның “верхушкасы” булган вакыт булгандыр, мөгаен. Айгөл белән ачуланыштык. Мин үз эшләрем белән чыгып киттем, ул бала белән өйдә калды. Урап йөреп кайткач та үпкәләр бетмәгән булып чыкты. Кабат кабындык.

Бераздан машинаны стоянкага куярга чыгып киттем. Стоянка өйдән ике йөз метр тирәсе булгандыр. Машина белән бардым. Куйдым. Әкрен генә атлап өйгә кайттым.

Өйгә керсәм беркем юк! Болар миннән качкан, ахры, дип уйлыйм. Шкафларны, кровать асларын карадым. Шунда Ләйсән бүлмәсендә бала кровате юклыгын күрдем. Киемнәре дә юк. Аптырап киттем.

Баксаң, Айгөл мин кайтканчы бөтен бала киемнәрен җыеп, бала кроватен сүтеп алып, такси утырып фатирына тайган. Ике көн шулай аеры-чөере яшәдек.

Сагындырдылар! Барып алып кайттым. Айгөл дә сагынырга өлгергән булган.

Без ул вакыйганы бик еш көлеп искә алабыз. Тиз-тиз әйберләрне машинага ташыганда: «Нәрсә, иреңнән качасыңмы?» – дип миннән таксист көлгән иде, ди Айгөл.

Хәзер инде беркем әйберләрен җыймый. Кризисларны узып бетердек чөнки. Ну, бик ачу килсә, мунчага барып утырам. Анда релакс бүлмәсе бар безнең”, — дип язган җырчы-спортчы.

 

Фото: «Вконтакте» социаль челтәре

Бәйле