Казанда бер төркем журналистлар кулга алынган

Татарстан башкаласында бер төркем журналистларны полиция кулга алган. Аларның телефоннары да йолып алынган.

Бүген Алексей Навальныйны яклап оештырылган митингны яктыртырга барган журналистларны кулга алганнар. Аларны «Савиново» һәм «Дәрвишләр бистәсе» полиция бүлекләренә җибәргәннәр дигән хәбәр бар.

«Казанский репортёр» язуынча, тоткарланучы журналистлар арасында «Эфир» телеканалы, «Татар — информ» мәгълүмат агентлыгы, «Прогород» порталы һәм «Казанферст» журналистлары бар.

Фото : Казанский репортёр «

Бәйле