Диния нәзарәте рәисенең үпкәләре ковидтан 50 процентка зарарланган

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия мөселманнары Диния нәзарәте пленумы әгъзасы Нәфигулла хәзрәт Аширов коронавирус авыруы белән хастаханәдә ята.

«Ул биш көн инде хастаханәдә. Анализлар коронавирус булуын күрсәтте. Биш көн элек КТ ясаганнар иде — ике яклы пневмония. Үпкәләре 50 процентка зарарланган. Бүген тагын КТ ясадылар, мәгълүмат юк әле. Аны дәвалыйлар, әлегә үзгәрешләр юк», — дип сөйләгән «Татар-информ» хәбәрчесенә хәзрәтнең улы Юныс Аширов.

Юныс Аширов сүзләренчә, Мәскәүдәге туганнары арасында да коронавирус белән авыручылар бар. Аларда авыру җиңел формада үтә, өйдә генә дәвалана лар, дип яза «Татар — информ» МА.

Фото : ДУМ РТ

Бәйле