Татарстанда агулы үрмәкүчләр күбәйгән

Республиканың баш токсикологы Алия Насыйбуллина сүзләренчә, Татарстан урманнарында «чёрная вдова» дип аталуы үрмәкүчләр күбәйгән.

Алардан инде зыян күрүчеләр дә бар икән. 2020 елда, мисал өчен, шундый үрмәкүчләр ике кешене тешләгән һәм алар хастаханәгә мөрәҗәгать иткән.

Алия Насыйбуллина билгеләп үткәнчә, моңа кадәр әлеге үрмәкүчләр Россиянең Көньягында яшәгән. Волгоград өлкәсендә «чёрная вдова» дан зыян күрү очраклары булган. Хәзер исә алар башка җирләргә дә тарала башлаган.

«Еш кына аларны гөмбә, җиләк җыйганда очраталар», — дигән Алия Насыйбуллина.
Андый үрмәкүч теләсә, кешенең өянәге башланырга мөмкин. Шулай ук коса башлыйсың һәм эчәсе килә, дип кисәткән белгеч.

Бәйле