- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Алдагы берничә көндә Идел буе федераль округ территориясендә, шулай ук Татарстанда явым-төшемнәр көтелә.
Синоптиклар фаразлавынча, Көньяк һәм Урал федераль округында да һава торышы начарлануы көтелә. Бу турыда Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән “ТАСС” яза.
«Якындагы көннәрдә Идел буе федераль округында җепшек кар һәм бозлавык көтелә. Бигрәк тә Башкортстанда көчле явым-төшем — карлы яңгыр, буран, җепшек кар һәм кар көртләре булачак. Киләсе атна башында Көньяк федераль округта, Кырымда көчле яңгыр һәм җил булуы фаразлана. Аның тизлеге секундына 22 метрга җитәргә мөмкин”, — дип сөйләгән белгеч.