Бәхет өчен күп кирәкми : 200 мең сум җитә

Россиядә яшәүчеләр арасында сораштыру уздырганнар һәм бәхет өчен аларга ай саен ничә сум акча кирәклеген ачыклаганнар.

Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, хатын – кызларга уртача 146 мең, ир-атларга 187 мең сум акча бәхет өчен җитә икән.

Үзен бәхетле тояр өчен иң зур сумма Мәскәү халкына кирәк булып чыккан – 220 мең. Икенче урында Владивосток – 200 мең, өченчедә Ростов – на- Дону – 190 мең.

Ә менә Санкт – Петербург халкын 176 мең, Чиләбедә яшәүчеләрне 175 мең, Хабаровск, Түбән Новгород, Екатеринбург, Новосибирск, Саратов халыкларын 170 мең сум бәхетле итәргә сәләтле булуы ачыкланган.

Бәхетнең иң арзан “бәясе” Оренбургта теркәлгән – 124 мең сум. Кировта 132 мең, Пензада 136 мең.

Сораштыруда Россиянең төрле төбәкләреннән 22 мең кеше катнашкан, дип яза “Российская газета”.

Бәйле