Татарстанда һава торышы начарлана

Алдагы берничә көндә Идел буе федераль округ территориясендә, шулай ук Татарстанда явым-төшемнәр көтелә.

Синоптиклар фаразлавынча, Көньяк һәм Урал федераль округында да һава торышы начарлануы көтелә. Бу турыда Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән «ТАСС» яза.

«Якындагы көннәрдә Идел буе федераль округында җепшек кар һәм бозлавык көтелә. Бигрәк тә Башкортстанда көчле явым-төшем — карлы яңгыр, буран, җепшек кар һәм кар көртләре булачак. Киләсе атна башында Көньяк федераль округта, Кырымда көчле яңгыр һәм җил булуы фаразлана. Аның тизлеге секундына 22 метрга җитәргә мөмкин», — дип сөйләгән белгеч.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий