Радий Хәбиров дүртенче тапкыр әти булган. Кызмы, тагын малаймы?

Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның гаиләсе ишәйгән, аның дүртенче баласы туган, дип яза «Башинформ».

Сабый кичә, 26 гыйнварда, дөньяга килгән. Әлегә нинди исем кушулары билгеле түгел.

Хатыны Каринэ дә, улы да үзләрен яхшы хис итә икән.

Кызыклы факт. Хәбировлар моңа кадәр өч малай тәрбияли иде. 56 яшьлек Радий Хәбировның  бу сабый дүртенчесе.

 

Фото: ufa1.ru

Бәйле