Азат Фазлыев: «Алсу авырлы икәнен әйтми йөрде»

Алсу һәм Азат Фазлыевлар өченчегә бәби көтүе хакында ишеткәнсездер инде. Баксаң, Алсу әлеге серне иреннән яшереп йөргән икән.

Азат бу хакта социаль челтәрдә менә нәрсә язган (орфография һәм язу стиле саклана — авт.)

«Беркөнне эштән кайтканда Алсу шалтырата: «Матурым, аптекага кереп бер дару гына ал әле», — ди. Яра, кердем. Аптекарша апага нинди дару кирәк икәнен әйттем. Ул миннән: «На какой неделе беременности?» — дип сорый. «В смысле?» — мин әйтәм… Шок хәлендә калдым! Даруның бөтен булган вариантын алдым да, өйгә кайттым. Балалар янында сорамыйм дип, Алсуны ашсу бүлмәсенә алып кердем. «Бу даруны бит авырлылар гына эчә!» — дип әйттем. «Мин бит авырлы!» — ди Алсу шулчак.
А дальше нәрсә булганны уже хәтерләмим…
Мин — бәхетле!», — дип язган Азат.

Бәйле