«Болгар радиосы» алып баручыларга кастинг игълан итә!

-- Лейла

Яшь, актив, креатив, талантлы, татар телендә камил сөйләшүче кызлар һәм егетләр! Әлеге мөмкинлек сезнең өчен!

Кастингта катнашу өчен [email protected] электрон почтасына анкета тутырып һәм 3 минуттан артмаган аудиоязма яздырып җибәрергә кирәк! Аудиоязмада сез үзегез теләгән темага хәбәр/ импровизация һәм газетадан яңалык укып җибәрергә тиеш буласыз.

Гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә!

Барлык шартларны да үтәгез һәм бездән шалтырату көтегез!

Яшь чикләре: 20-35 яшь

Бәйле