Зәмирә Рәҗәпова: «Тормыш бетте дигән чаклар булды…»

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова үткәненә кагылышлы кызыклы пост урнаштырган.

“Гел сөеп-сөелеп яшәсен бу күңел.

Бәхетле булырга беркайчан соң түгел!”

Инде ничә көн машинада акыртып тыңлар йөрим, кычкырып кушылып җырлыйм. Кайчак елыйм. Шәп җыр!

Ни өчендер бу җырны тыңлаганда бөтен тормыш күз алдыннан үтә. Югыйсә, тормыш бетте дигән чаклар булды. Хәзер уйлыйм, ул вакытта башланмаган да булган икән бит! Әлхәмделилла! Аллаһка чиксез рәхмәт! Ышаныгыз, бәхетле булырга беркайчан соң түгел!», — дип язган ул.

Бәйле