Коронавирустан үлү куркынычын 3 тапкыр арттыручы авыру билгеле

-- Лейла

Америка галимнәре ачыклавынча, шизофрениядән интегүчеләрнең коронавирустан үлү куркынычы башкаларга караганда 2,7 тапкырга диярлек зуррак. Галимнәрнең тикшеренү нәтиҗәләре JAMA Psychiatry журналында басылып чыккан.

Белгечләр 2020 елның март аеннан майга кадәрге чорда Нью-Йоркта 26 540 сырхауның медицина документларын өйрәнеп, шундый нәтиҗә чыгарган.
Галимнәр фикеренчә, шизофрениядән интегүчеләрнең ни өчен коронавирустан шулай бик еш вафат булуы медицина факторларына бәйле. Бу хәл алга таба тагын да колачлырак тикшеренүләр таләп итә.

Чыганак:  Бизнес-Онлайн

Бәйле