Коронавирус турында 5 сорауга җавап

-- Лейла

Республикадагы коронавируслы вазгыять турында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Патяшина һәм Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

Татарстанда коронавируска бәйле вазгыять нинди?
Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 85 яңа очрагы расланды, 97 кеше савыкты. 6160 кеше медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында үзизоляция режимын саклый.

Ничә кеше коронавирустан вакцина ясаткан?
Республикада 12 777 кеше “Спутник V” вакцинасын кадаткан, шуларның 2476сы икенче дозаны алган. 13 442 комплект вакцина дозасының 95,1 проценты файдаланылган.

Татарстанда ничә медицина хезмәткәре халыкны вакцинацияләү белән шөгыльләнә?
Бүген Татарстанның 1896 медицина хезмәткәре вакцинация ясау белән шөгыльләнә. Әлеге сан вакцинацияләү буенча яңа пунктлар ачылу белән артачак.

Узган атнадагы митинг коронавирус инфекциясе белән авыручылар санына йогынты ясадымы?
Митингтан соң бер атнага якын вакыт үтте. Республикада коронавируска бәйле вазгыять тотрыклы хәлдә, көндәлек үсеш темпы да үзгәрмәде.

Бразилиядә коронавирусның ике яңа штаммы белән берьюлы авыручылар барлыгы ачыкланган. Мондый очракларда вакцинация ярдәм итәчәкме?
Әлегә Татарстанда вирусның төрен ачыклау буенча тикшеренүләр уздырылмый. Әмма вакцина коронавирусның теләсә кайсы төреннән саклыячак дип ышандыра алабыз.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле