Өч машина бәрелешеп, дистәләгән кешенең гомерен өзгән

Самара өлкәсендә шәһәрара автобус йөк машинасы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә 10 кеше һәлак булган, 14 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Бәрелеш «М-5» трассасында, Сызрань районы Заборовка авылы тирәсендә була. Һәлакәт йөк машинасы, җиңел машина һәм пассажирлар микроавтобусы катнашында була. Әлегә автобуста ничә кеше булуы төгәл билгеле түгел, диелә хәбәрдә. Шул сәбәпле, зыян күрүчеләр саны да артырга мөмкин.

Фото : «Татар — информ» МА

Бәйле