КФУ профессоры февраль аенда һава торышына фаразларын әйтә

-- Лейла

КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев февраль башында аномаль җылы булу турында кисәтте.

«Климатик үлчәүләр буенча, гыйнвар азагыннан февраль башына кадәр иң салкын чор санала-ул вакытта һава температурасы тәүлеклеклек минус 13 градуска җитә. Әмма факт буенча бөтенләй башка күренеш күзәтелә. Шулай итеп, өченче кышкы ай башы аномаль җылы булыр дип фаразлана. Бу циркуляцион фактор, җылылык чыгу белән бәйле. Бер яктан, безгә Себер антициклоны йогынты ясый, икенче яктан — Мәскәүдә хәзер циклон бар, ләкин ул безгә якынлаша алмый; шул рәвешле без арадаш хәлдә торабыз», — дип китерә аның сүзләрен КФУ матбугат хезмәте.

«Республикада һава торышы тотрыксыз булачак: циркуляция шартлары үзгәрә, безгә җылы атмосфера фронтлары килә. Февраль, температура күрсәткечләре буенча, нормадан 8-10 градуска югарырак булыр дип көтелә», — диде профессор.

Чыганак: Бизнес Онлайн

Бәйле