Рифат Зариповның башка төбәкләрдә концерт куймау сәбәбе нидә?

Популяр җырчы Рифат Зарипов ни өчен Башкортстанда һәм башка төбәкләрдә концертлар куймавына аңлатма бирде. 

“Миңа “нигә Башкортстанга килмисең, нигә безнең шәһәрдә концерт куймыйсың?” дип язучылар күп. Кайбер районнар ябык, кайбер районнар ачык. Концерт залы 50 процентка ачылуга ук без киләчәкбез. Башкортстанга да, Себергә дә, Мәскәүгә дә, Самарага да – барлык шәһәр-районнарга барачакбыз, Аллаһы боерса”, — дип аңлата Рифат Зарипов Инстаграм сәхифәсендә.

Әлегә җырчы Татарстанның шәһәр-районнарында гастрольләрдә йөри. Апрель аенда исә Рифат Зарипов 6 көн рәттән Казанда концерт куячак.

Бәйле