Февраль аенда Россиядә бәяләрнең үсеш темпы 5,5 процент тәшкил итәчә, дип яза «РИА Новости».
Экспертлар фикеренчә, бу айда инфляция үзенең иң югары ноктасына җитәчәк. Соңрак аның акрынаюы фаразлана.
Росстат мәгълүматлары буенча, узган елда илдә инфляция 4,91 процент (2019 елда — 3,04 процент) тәшкил иткән. Моңа Россия валютасының көчсезләнүе һәм кайбер продуктларга бәяләрнең артуы төп өлеш керткән.