«Татар малай» күңелле яңалыгы белән бүлеште!

Блогер Татар-малай — Ринат Галиәхмәтов гаиләсендә зур шатлык! Галиәхмәтовлар яңа фатирга күченгән!

«Дусларым-матурларым, сөенечле яңалык белән бүлешәсем килә, без бер ай элек яңа фатирга күчтек!

Көзнең беренче көннәрендә Сәфинә туды бит инде. Без аны үзебезнең бер бүлмәле фатирга алып кайттык. Җылылыкны вакытында бирмәделәр… Электр җылыткычыннан файдаландык. Өйдә югары дымлылык барлыкка килде.

Җилләтәбез,үзебез суык булыр дип куркабыз. Температура метеостанциясен дә алдык, дымлылык югары дип күрсәтә, эссе. Нормага китереп булмый, итеп булмый, фатир тиз җылына.

Шулай аптырый торгач бардык та, бик күп елларга ипотека алдык! Әйе, менә чып-чын бер дә уйламыйча, 99% спонтан уйлар. Ана капиталы этәргеч булды, һәм әтием-әнием булышабыз дигәч, бер дә уйланмаган хыялыбыз тормышка ашты!», — ди Ринат һәм язылучыларына рәхмәтен җиткерә. “Сез булмасагыз минем реклама белән акча эшләү мөмкинлегем дә булмас иде. Мине игътибар белән күзәтеп барганыгыз өчен рәхмәт”, — ди ул.

Бәйле