Мөселманнарга ковидтан прививка ясатырга ярыймы?

-- Лейла

Коронавирус пандемиясенә киртә куюның иң ышанычлы юлы — халыкны вакциналау, ди табиблар. Әлеге җәһәттән Ислам дине әһелләре вакцинаның мөселманнарга хәләл булу-булмавы мәсьәләсен күтәргән иде. Бу сорауга белгечләр җавап биргән дә инде.

«Спутник V» дип аталучы Русия вакцинасын ясаучылар мөселманнарны тынычландырган: препаратта Исламда тыелган нәрсәләр, мисал өчен, дуңгыз желатины юк, дип, алар рәсми рәвештә белдергән. Бу хакта, Русия мөселманнары мөфтияте идарәсе рәисе урынбасары Илдар Аляутдинов сүзләренә таянып, РИА «Новости» хәбәр итә.

«Вакцина ясаучылардан рәсми җавап килде. «Спутник V»да дуңгыз желатины, шулай адәм баласы организмыннан алынган коммонентлар (күзәнәкләр) юк», — дигән ул.

Киләсе атнада вакциналар эшләүче фәнни институтлар белгечләре белән Ислам дине әһелләренең уртак киңәшмәсе көтелә. Вакцина кадату буенча дини- хокукый документ та әзерләнә икән.

Чыганак: Омет

Бәйле