Бүген татар эстрадасының иң якты, креатив, атказанмаган җырчысы Илсөя Бәдретдинованың туган көне. Аңа да 40 тулды. Илсөяне без дә чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз һәм аның «ВТ»да дөнья күргән кызыклы фикерләрен сезгә тәкъдим итәргә булдык.
Пандемия шөкер итәргә өйрәтте. Барыбызны да. Гомер уйламаган идем шулай утырырмын дип, әмма… Хәзер әбиләр кебек иртә таңнан торам да: «И, Ходаем, исән булсак кына ярар иде. Балам чирләмәсә ярар иде. Сәламәтлек бир!» – дим.
Тылсымлы таягым булып, өч теләкне тормышка ашыру мөмкинлеге булсамы? Иң беренче чиратта бу коронавирусны тетеп атар идем! Бөтен Җир шарыннан! Гомумән, бөтен явыз чирләрне бетерер идем. Хәтта өч теләгемне дә шуңа гына багышлар идем.
«Җыр яздым әле», – дип социаль челтәргә язып куйсам, өч кеше генә: «Молодец!» – дип җавап язуы бар. Кем белән йөргәнемне, күпме акча эшләгәнемне куйсам – бетте баш! Менә шунысы кызык халыкка. Иҗат икенче план инде ул…
Бик теләп журналист булып эшли алыр идем. Бәлки, телевидениедә үземнең шәхси тапшыруымны алып барыр идем.
Тәти Илсөя булмадым инде мин. Минем концертларыма йөргән кешеләр белә: анда гел матур гына басып, сөйләп тору да түгел, «Юри генә» ише җырлар да түгел. Эчемдә ничек бар, шулай булды. Һәрвакытта.
«Син көчле, синнән үрнәк алабыз», – дип еш әйтәләр. Әмма үземне андый дип санамыйм. Гап-гади хатын-кыз. Елак хатын-кыз. Тик тормыш өйрәтә. Ә кая барасың? Тормыш кырыс. Йә син, йә сине. Мин шаккатам: кайберәүләр «миндә депрессия» диләр. Әй, миндә дә бардыр инде ул, әйеме, дим инде. Нормаль кешеләрдә буладыр бит ул? Буладыр да бит, әмма минем аның турында уйларга вакытым бармы соң? Янып яшәргә кирәк.
Миңа еш кына: «Улыңны күрсәтмисең, ашатмыйсың, карамыйсың», – диләр. Нариман 11 сыйныфта татар гимназиясендә укый, тәртипле. Ул үзен күрсәткәнне яратмый. Улым безнең телевидениене карый да, бернинди алга китеш юк, ди. Ул моны әрнеп әйтә. Бу – 17 яшьлек бала фикере. Мин моны бер ни эшләтә дә алмыйм. Җырларны яздырам да, ул: «Әни, ну, һаман бер әйбер бит инде», – ди. «Карт бит мин», – дим. Ул исә: «Син яшьләрне тап, продюсер булып кара, берәр нәрсә эшләгез инде», – ди. Нариман эстрадага тартылмый, ул кино өчен җан ата.
Салават Зәкиевич мине начар җырлый дип әйтә алмый, чөнки җырларга өйрәтүчем – ул. Мин – аның укучысы. Укытучысы нинди, укучысы да шундый инде.
Бәхет ул – бәхетсезлекнең булмавы. Безнең әби әйтә иде: кеше авырып китсә, саулык турында сөйләшә башлый, сугыш башланса, тынычлык турында сөйли, бәхетсезлек килгәч кенә бәхетнең ни икәнен аңлый.
Чыганак: «Ватаным Татарстан» сайты