Рината Тей һәлакәткә эләккән иренә бәйле яхшы яңалыгы белән бүлеште

Җырчы Рината Тейның ире елдан артык инде тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалана. Ул автоһаләкәткә эләккән иде.

Күптән түгел Рината иренә кагылышлы яхшы яңалык белән бүлеште. Җырчының тормыш иптәше, ярты ел сөйләшмәгәннән соң ниһаять сөйләшә башлаган!

«Хәтере бераз начаррак, әмма ул җырларны, шигырьләрне бик яхшы хәтерли. Сөйли, җырлый», — ди Рината.

Бәйле