Лилия Хәйруллина: «Йөкле икәнемне белгәч, бик гаҗәпләндем һәм югалып калдым…»

Җырчы Лилия Хәйруллинаның йөклелеге хакында язган идек инде. Лилия бүген йөклелек чоры ничек узуы, бу хәбәрне ничек кабул итүе хакында пост урнаштырган.

«Йөкле икәнемне белгәч, бик гаҗәпләндем һәм югалып калдым… Эш, планнар, барасы җирләр, киләчәктә булган чикләүләр турында уйлый башладым. Аннан вируслар, сәламәтлек хакында… Кысасы, берничә секунд эчендә башымнан дөньякүләм һәм локаль вакыйгалар узды.
Аннан сөендем.
Күпмедер вакыттан соң бала табарга курка башладым.
Физик халәтем әйбәт. Ә менә рухи яктан кайбер вакытларда авыррак булды. Күрәсең, гормоннардыр…
Иң авыры баш авырткан көннәрдә булды. Өч көн рәттән тора да алмый яттым. Ә дарулар эчәргә ярамый. Өченче көнгә табиб барыбер дару эчәргә рөхсәт бирде. Әмма миңа шикәрле «каты» итеп ясалган кара чәй ярдәм итте.
Шул вакыт эчендә бик тырышып, яшереп йөрдем.
4 февраль хәлиткеч көн булды. Туган көннән кайткач, төнге 12 дә үземнең йөклелегем хакында язманы укыгач, бик гаҗәпләндем.
Безнең журналистиканың оператив эшләвенә шатмын!
Минем өчен бөтен Интернетка бу хакта кычкыру гадәти түгел. Әмма башка чыганаклар аша таралганчы, үземә хәбәр салырга туры килде «, — ди Лилия.
Җырчыга сабыен исән — имин табарга теләп калабыз!

Бәйле