«Мальчикның исе дә юк, тавышы да…»: фатирда елан асрыйлар!

-- Лейла

Чаллыда яшәүче Дания Дәүләтянова өендә елан асрый. Кушаматы – Мальчик. Аны кызлары Айгөл алып кайткан.

– Без һәрчак йорт хайваннары асрадык. Мәчеләр, балыклар, ташбака дисеңме. Кызыбыз Мәскәүгә күченеп киткәч үзенә иптәш булсын дип эт йә мәче алырга уйлаган. Ләкин фатир хуҗалары каршы килгән. Шуннан соң кызым елан алган. Ул вакытта нибары 18 сантиметрлы, юка, суалчан сыман гына иде,– дип искә ала Дания апа.

Берсендә Айгөл Сахалинга сәяхәткә киткәч, еланны әниләрендә калдырган. Шуннан бирле Мальчик Чаллыда яши. Аны туганнары да ярата икән, елан белән фотога төшәргә, аның белән уйнарга еш киләләр.
Еланнардан бик курка идем, баксаң, һич кенә дә усал түгел икән алар, бу елан агулы түгел. Тәне дә җылы, бәрхет сыман. Исе дә, тавышы да юк. Хәзер аңа дүрт яшь тулды инде, озынлыкка да үсте, юанайды да, – ди әңгәмәдәшем.

Мальчикка зоокибеттән катырылган тычкан, кош ите алып ашаталар. Елан талымсыз. Ике атнага бер ашатсаң җитә. Хәтта ай буе да ризыксыз тора ала икән. Пыяла савытта яши. Анда опилка салынган. Чисталык ярата. Ашаганнан соң ике-өч көн үткәч йомышын үти. Пычранганда, аны террариумга салып юындырып алалар.

Сүз уңаеннан, күпфатирлы йортларда, бакча яны һәм дача участокларында кеше гомеренә куркыныч тудырган кыргый хайваннар асрауны чикли торган канун гамәлдә. Өй шартларында асрау тыелган хайваннар исемлеге Россия Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән. Монда юлбарыс, каплан, аю, крокодил, еланның кайбер агулы төрләре керә. Шулай ук пингвин, ябалак, һәм башка кыргый хайваннарны асрарга ярамый.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле