Битлекләрне кайчан салабыз? Вирусолог җавабы

-- Лейла

Илдә битлекләрне  мәҗбүри кию яз азагыннан да иртәрәк гамәлдән чыгарылмаячак. Экспертлар әнә шундый фикердә. Бу иң яхшы очракта. Иң начары-россиялеләргә җәен дә битлек кияргә туры киләчәк.

Язга карата оптимистик фараз ясау өчен коронавирус инфекциясенең таралу динамикасының кимүе сәбәп булды.

  • Авырулар саны кискен кимергә тиеш. Узган ел-яз азагында авыручылар саны кимүгә китте, җәй көне чагыштырмача тыныч булды, шуңа күрә яз азагына битлекләрдән, чыннан да, баш тартырга мөмкин..Әмма әлегә күп нәрсә аңлашылмый, нәрсә буласын карарбыз, — дип уртаклашты белгеч.
Чыганак: kazanfirst.ru

Бәйле